7-9 февральдә Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары Пермь өлкәсенең Барда авылында узган 2003-2005 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында катнаштылар. Ярышлар сугышчы - әфганчылар истәлегенә багышланган иде.
Мәдинә Рәхимджонова, Вероника Дмитриева пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр, Дамир Әһлиуллин 2нче, Роман Якушкин 3нче урынны яуладылар.
Кызлар һәм яшүсмерләр тренер Расыйх Сәмигуллин куластында шөгыльләнәләр.