Ралия Ханеева конкурста безнең районны "Хатын-кыз - лидер" номинациясендә тәкъдим итә. Бу бик җаваплы. Чөнки ул "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенеә башкарма секретаре.
Карап торышка аның бар эше җиңел бара. Һәрвакыт көр кәеф аның. Шуңа да ул һәрвакыт кешеләзр арасында һәм халык белән тиз уртак тел таба белә торгандыр.
- Теләк булганда, планнарны тормышка ашырырга мөмкин, - дип саный Ралия Йосыфхановна.