Чулпан авылында сугышчы - интернационалист Рәис Вәлиәхмәтов истәлегенә турнир узды

2020 елның 8 феврале, шимбә

    Бүген, 8 февральдә, Чулпан авылында, 1999 елның декабрендә Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә вакытында вафат булган сугышчы – интернационалист Рәис Вәлиәхмәтов истәлегенә традицион турнир узды. 

Быел турнир зур активлык белән унберенче тапкыр үткәрелде. Турнирның тантаналы өлеше алдыннан Әлкидән килгән вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясады.Волейбол буенча ярышларда 6 ир-ат, 2 хатын-кызлар командалары көч сынашты. Хоккей буенча үз осталыкларын 5 мәктәп командасы күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International