Бүген, 8 февральдә, Нурлатта легендар шәхес, Октябрь райкомының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйматдинов Габбас Кыям улының туган көненә багышланган истәлек чаралары үтте.
Иртән нурлатлылар, туганнары, ветераннар, Габбас Кыямович белән бергә эшләгән җитәкчеләр аның каберен яд иттеләр. Аннан барельефы янындага стелага чщчщклщр салынды. Митингны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин ачты.
Легендар шәхес турында үз истәлекләре белән Ренат Тимеҗанов, Әхтәм Сөләйманов, Рөстәм Хафизов, Любовь Газизуллина уртаклаштылар.