Узган ел үзара салым программасы кысаларында Торнаяс авылының Лесная урамына 120 тонна вак таш кертелгән.
Быел да әлеге програма кысаларында юлларны ремонтлау планлаштырыла. Авыл башыннан алып мәктәпкә кадәр аралыктагы юл җирлеара юллар программасы кысаларында төзү планлаштырыла. Узган ел Заречныйда үзара салым акчаларына су башнясы павильоны куелган. Быел су белән тәэмин итү системасын норматив торышка китерү буенча эшләр башкарылачак.