Нурлат шәһәрендә тыл хезмәтчәне 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 6 февральдә, Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Анна Андреевна Бурлакова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Әлеге истәлекле дата белән аны район Советы аппараты җитәкчесе Михаил Белов котлады. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеннән истәлекле бүләк тапшырды. Анна Андреевна Чимешән районы Түбән Карамалы авылында туган. 10 яшендә Чирмшәнгә күченгәннәр.  7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң бухгалтерлык курсларында белем ала. Аннан банкта бухгалтер булып эшли. 1964 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Нурлатка күченә.Анна Андреевна озак еллар НУБРда эшли. Бүгенге көндә 3 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International