Кичә, 5 февральдә, Нурлат районының Якты Күл авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Өммегәлсем Вәлиәхмәт кызы Хәнәфиева үзенең саллы юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина котлады. Юбилярны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.