Нурлат районында гражданнар җыеннары тәмамланды

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә халык белән кышкы очрашуның соңгысы Иске Әлмәт авыл җирлегендә узды.

Анда Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнаштылар. Авыл халыкы юллар төзелеше,  территорияләрне төзекләндерү, үзара салым программасы буенча средстволар җыю мәсьәләләрен күтәрделәр. Җыен кысаларында Алмаз Әхмәтшин һәм Александр Шадриков "Фәнил Гарифуллин" КФХсында булдылар, шулай ук фермер Лилия Бараболя белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International