Алмаз Әхмәтшин эш көнен мөһим төзелеш объектыннан башлады

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы иртән  шәһәр үзәгендә төзелеп килүче Балалар иҗаты үзәгендә кидәшмә үткәрде.

Подряд оешмасы якын көннәрдә тәрәзә блокларын урнаштыра башлаячак. Нурлатта төзелеш эшләре төрле юнәлешләрдә дәвам итә. Төньяк - Көнчыгыш микрорайонда бассейн белән спорткомплекс төзелә, Югары Нурлатта манеж белән ат мәктәбе, Түбән Нурлатта МФЦга нигез салу  һәм башкалалар. Торак төзелеше дә актив алып барыла. Кариев урамындагы өч күпфатирлы торак йорт төзелешенд дә эшләр дәвам итә. Икесендә төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, берсендә түбә ябу эшләре башлана, шул көннәрдә тагын бер күпфатирлы йортка нигез салыначак.

Балалар иҗаты үзәгендә эш барышы белән танышкан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин төзүчеләргә киңәшләрен бирде. Иминлек техникасы, сроклар һәм сыйфат мәсьәләләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International