Бүген "Нурлатнефть" НГДУсында район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов катнашында 2019 елгы нәтиҗәләргә һәм 2020 ел бурычларына багышланган хезмәт коллективы конференциясе узды.
Конференциядә ике мәсьәлә каралды.2019 елда "Нурлатнефть" НГДУсында төп производство күрсәткечләрен үтәү һәм 2020 елга бурычлар, шулай ук коллектив килешүнең үтәлеше хакында идарәнең баш инженеры Александр Иванов хәбәр итте.Аның чыгышын профком рәисе Ринат Мөхәммәтҗанов тулыландырды.