Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең яшь көрәшчеләре Болгарда чыгыш ясадылар

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Шул көннәрдә Болгарда 2006-2008 елгы кызлар һәм яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелеге узды. ""Кызыл Шәрыкъ-Агро" призына узган ярышларда нурлатлылар яңа җиңүләргә ирештеләр.

Ярышларда Чулпан авылыннан бертуганнар Рамил һәм Рәис Гыймадиевлар һәм Бикүле мәктәбе укучысы Илмир Рәхмәтуллин үз категоряләрендә беренче урыннар яуладылар. Кизләүдән Зөхрә Салахова икенче,  Нурлатта Зөлфир Сөнгатуллин һәм Бикүледән  Булат Кыямов өченче урында. Яшь  спорчыларны ярышларга тренерлары Расыйх Сәмигуллин, Илшат Ә1лиуллин һәм Аслзм Кабиров әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International