Нурлат районы аграрийлары язгы кыр эшләренә әзерләнә

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда КФХ җитәкчеләре һәм гаилә фермалары башлыклары катнашында узган киңәшмәдә сүз авыл халкына ярдәмгә килүче өстенлекле программалар хакында иде.

Очрашуда  «РАЦИН» АҖнең авыл хуҗалыгы продукциясе мониторингы һәм маркетингы бүлеге җитәкчесе Кәлимуллин Айрат Рөстәм  катнашты.

- "Рацин" авыл халкына ярдәм итү өчен оештырылган оешма.  Язгы кыр эшләре алдыннан ашламалар буенча комплекслы тәкъдим белән чыгабыз, - диде ул.

Язга әзерлек көн кадагында төп мәсьәләләрнең берсе. Районда җитәрлек күләмдә орлык әзерләнгән. Районда чәчү мәйданнары 50 мең гектар тәшкил итә. Быел бөртеклеләр мәйданнары тагын артачак.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International