Шул көннәрдә Каравыл Тавы авылында яшәүче Лидия Кузьминична Ермолева үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды. Бүген аны истәлекле датасы белән район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның истәлекле бүләген тапшырды.