Узган атна азагында Чистайда йөзү буенча "Кама аръягы лидеры" ярышлары узды.
Ярышларда барлык республикадан 20 командада 450дән артык спортчы катнашты, алар йөзүнең 5 төре буенча көч сынашты.
Нурлат йөзүчеләре- Азалия Бикташева һәм Роман Мещанкин бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Анастасия Шикова комплекслы йөзүдә икенче, Александр Имуков – аркада йөзү буенча өченче булды.