ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин быел капиталь ремонт 4 млрд. 369 сумлык, ягъни йөз процентка башкарылды, диде. Капиталь ремонтланырга тиешле мәгариф учреждениеләрендә дә эшләр төгәлләнгән. ФАПлар төзүгә килгәндә, аларның барлык 72се дә корылган, бүгенге көндә ФАПларны инженерлык челтәрләренә тоташтыру, тирә-якларын төзекләндерү эшләр бара.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов, сөйләшүне урында дәвам итеп, икеконтурлы казаннар кую мәсьәләсен күтәрде. Асылда сүз Төрнәс авылындагы кайбер йортларны үзәк җылыту системасыннан индивидуальгә күчерү турында бара. Бу уңайдан әлеге йортларны электр белән җылыту системасына күчерү мәслихәт булачак, дигән карарга киленде. Шунда ук район башлыгы кадастр паспортлары белән эшне төгәлләргә, үз йөкләмәләрен җиренә җиткереп башкармаган төзелеш оешмаларына киләсе елга капиталь ремонт эшләрен ышандырмаска, диде. Мисал өчен, Киекле һәм Иске Чаллыда ремонт эшләре башкарган “Респект-СП” оешмасына карата дәгъвалар булган икән. Бу уңайдан, район башлыгы капиталь ремонтланган мәктәпләрне шәхсән үзе йөреп чыгачаклыгын әйтте. Шунда ук тагы бер көнүзәк проблема күтәрелде: бу соңгы елларда торак йортларның беренче катларындагы фатирларны кибет-офислар, даруханә һәм башка эшмәкәрлек объектлары итеп үзгәртеп коруга кагылышлы иде. “Торак йортларда андый нәрсәләр булырга тиеш түгел, бу санитар яктан да куркыныч, башка яктан да кулай түгел”, – диде Наил Шарапов. Баксаң, андый объектларның хуҗалары капремонт өчен дә түләми икән, электрдан намуслы файдаланучылары да күп түгелдер, нәтиҗәдә, халык зыян күрә, инде кешеләрнең җелегенә үткән ОДНның чамадан тыш җыелуына да йогынты ясала, дип ассызыклады район башлыгы. ОДН мәсьәләсен ТР Президенты Рөстәм Миннеханов та күтәрде, бу уңайдан админитсратив кодекска үзгәрешләр кертеләчәк, нәтиҗәдә, ут-су өчен намуссыз түләмәүчеләргә карата санкцияләр кырысланачак.
Киңәшмә азагында Р.Миннеханов быел капремонт һәм башка программалар буенча күләмле эшләр башкарылганлыгын билгеләп үтте, шулай ук авыл хуҗалыгы ярминәкләрендә актив катнашканнары өчен барлык районнарга да рәхмәтен җиткерде.
И.Мөбарәкшин