1 февральдән беренче сыйныфка язылу башланды

2020 елның 2 феврале, якшәмбе

  Агымдагы елда процедура башка елларга караганда бераз үзгәрде. Бу хакта район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Чәчәк Газизова хәбәр итте.

Гаризалар 1 февральдән 30 июньгә кадәр укучылар мәктәпкә теркәлү урыны буенча кабул ителә. 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр ата-аналар балаларын беркетелмәгән территориядә урнашкан мәктәпкә бирә алалар.  Язылу электрон рәвештә башкарыла, әмма соңыннан мәктәпкә тиешле документларны тапшыру зарур.
Тагын бер нечкәлек: Федераль закон нигезендә хәзер бер үк гаиләдә тәрбияләнүче һәм бер үк урында яшәүче балалар бер үк мәктәптә белем ала алалар. Бу балалар бакчасына да кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International