Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов белән фото газета редакциясенең архивында да саклана. Ул "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") газетасы коллективының бу вакытта лаеклы ялда булган Габбас Кыямович һәм районыбызның танылган тарихчысы Исаак Сандлер белән очрашудан соң ясалган. Газета ветераннары районныбыз белән озак еллар җитәкчелек иткән легендар шәхесне һзрчак җылылык һәм хөрмәт сүзләре белән искә алалар.