Нурлат җылылык челтәрләре предприятиесе коллективы агымдагы ел сезонына әзерлек кысаларында күп эшләр башкарганнар.
Предприятиедә персоналлар уку һәм аттестация узганнар. Үзләренең газ службасы котельняларның газ җиһазларын ремонтлаган. Моннан тыш, махсус оешма КИПиА, котельняларның иминлеген тәэмин итүче җиһазларларны тикшергән. Электромонтерлар службасы котельняларның электр хуҗалыгында агымдагы ремонт эшләрен башкарган.