Социаль контракт: плюслар һәм минуслар

2020 елның 2 феврале, якшәмбе

Безнең районда социаль контракт нигезедә адреслы ярдәм күрсәтү буенча программа уңышлы тормышка ашырыла.

Аның максаты – аз керемле гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм программа ярдәмендә аларның матди хәлен яхшыртырга ярдәм итү. Социаль яклау органнары һәм мохтаҗ гражданнар арасында  социаль хезмәтләр күрсәтелүгә һәм акчалата ярдәм алуга контракт төзелә. 
Аның төп шарты - акчаны көндәлек чыгымнарга тотарга ярамый. Әлеге акчаларны тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга булышуга, ягъни яңа һөнәр үзләштерүгә, бизнес-план булганда үз эшеңне ачып җибәрүгә юнәлтергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International