Нурлатта ТАССРның 100 еллыгына багышланган Спартакиада старт алды

2020 елның 1 феврале, шимбә

    Бүген оешма һәм учреждениеләр, предприятиеләр командалары арасында район Спартакиадасының беренче этапы узды. Коллективлар үз осталыкларын катнаш чаңгы эстафетасында күрсәттеләр. Ярышларда 7 команда катнашты. Нурлат җылылык челтәрләре, М.М.Хуҗин исемендәге спорткомплекс, мәгариф бүлеге, Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе, "ТАтРИТЭКнефть" ТППсы, "ТаграС-ЭнергоСервис" һәм башкарма комитет.

Эстафета нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә юилгеләнде:

1 урын - М.М.Хуҗин исемендәге спорткомплекс командасы,

2 урын –  ООО «ТаграС-ЭнергоСервис»,

3 урын – мәгариф бүлеге.

Спартакида спортның 10 төре буенча уза һәм март ае азагына кадәр дәвам итәчәк.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International