Нурлатта мәктәп командалары арасында чаңгы эстафетасы узды

2020 елның 1 феврале, шимбә

Бүген аэропорт территориясндә оештырылган эстафетада 19 команда катнашты.

Беренче булып стартка кызлар басты.

Нәтиҗәдә, 1 урында шәһәрнең 8нче урта мәктәбе,  2нчндә - Андреевка мәктәбе, 3нчедә- Иске Чаллы мәктәбе командасы.

Малайлар командалары арасында да эстафета мавыктыргыч узды.

Нәтиҗәдә:

1 урында - Иске Чаллы мәктәбе,

2нче урын - шәһәрнең 8нче урта мәктәбе.

3нче урын - Андреевка мәктәбе.

Җиңүчеләр һәм призерлар район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән  грамоталарга, кубокларга һәм медальләргә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International