Кичә шәһәр Мәдәният сараенда, 2019 елның нәтиҗәләренә багышланган спортчылар Балы узды. 150 номинант - иң яхшы тренерлар, спортчылар, спорт ветераннары һәм өметле яшь нурлатлылар бу көнне сәхнәгә күрендә күтәрелделәр.
Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов ачты. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның исеменнән спортчыларга рәхмәт сүләре җиткерде һәм яңа уңышлар теләде.
Чарада якташыбыз, танылган марафончы, Россиянең атказанган тренеры, РФның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, СССРның халыкара класслы спорт остасы, җиңел атлетика буенча ике тапкыр СССР чемпионы, 1970 елда Чехославакиядә Дөнья марафоны җиңүчесе Михаил Горелов та катнашты.