Гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар арасында элемтәне ныгытуга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр " республика конкурсы оештыра. Конкурста барлык татарстанлылар катнаша ала. Конкурсның муниципаль этабы агымдагы елның 10 февраленә кадәр озайтылды, гаризаларны шушы датага кадәр Нурлат район башкарма комитетының архив бүлегенә тапшырырга кирәк.
1 майдан 31 майга кадәр конкурсның республика этабы узачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә. Беренче урын өчен – 50 мең сум, икенче урын өчен – 30 мең сум, өченче урын өчен-20 мең сум.
Конкурста катнашу өчен сайлап алу тәртибе, сроклары, критерийлары белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында танышырга мөмкин http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2057818.pdf ("Эшчәнлек" бүлеге/Грантлар, архив конкурслары).
Конкурста актив катнашуыгызны сорыйбыз. Барлык сораулар буенча 2-07-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.