Бүген Казанда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының йомгаклау коллегиясе узды. Ул ведомствоның 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычларына багышланган иде. Коллегиядә Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.
Алмаз Сәлимович шулай ук "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында ишегаллары территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча мәгариф воркшопы йомгакларын тәкъдир итүдә дә катнашты. Чаралар Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында узды.