Кичә нурлатлылар район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов рәислегендә агымдагы елда Төньяк - Көнчыгыш микрорайондагы яңа паркта башкарылачак эшләр хакында сөйләштеләр.
Шәһәр гимназиясендә үткән гражданнар җыенында шул хакта алдан тыңлаулар үтте.Паркны төзекләндерүнең икенче этабында олылар һәм балалар өчен ял итү мөмкинлекләре һәм уен зоналары арттырылачак. Биредә балалар өчен күпфункцияле уен комплексы, ярминкә мәйданчыгында павильон һәм башкалар. Җәмгысе - биш зона.
Җәмәгать тыңлауларында шөһәрлеләр актив катнашты. Алар үз сорауларын һәм тәкъдимнәрен яңгыраттылар