Аны партия әгъзалары бүген ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм җирле бүлекчә секретаре Алмаз Әхмәтшин катнашында узган җирле политсоветның киңәйтелгән утырышында кабул иттеләр.
"Уникаль проект. Сез үзегезгә бик зур җаваплылык аласыз. Яшьләрне үз резервыгызга кертеп, аларны әзерли башлагансыз икән, алар лидерлар булырга тиеш. Проектны тормышка ашыруда уңышлар телим" - диде Юрий Камалтынов үз фикерен белдереп.
"Нурлат лидерлары" партия проекты бүлекчә секретаре Алмаз Әхмәтшин инициативасы белән әзерләнгән.