Узган һәм агымдагы ел мөһим чаралары белән Нурлат тарихына кереп калачак. Шул чор эчендә аның ничек үзгәрүе хакында шәһәрлеләр үзләре фикер йөртә ала. Бүген алар янә символик урынга, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин әйткәнчә, халык мәйданына җыелдылар һәм урам сәгате ачылу чарасында катнаштылар.