Нурлат архивының юбилеена төп бүләк - өй туе

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Нурлат муниципаль районы архивы яшәү урынын үзгәртә.

Бүген мәртәбәле кунаклар - район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашында  архив яңа адрес буенча тантаналы төстә ачылды.

Район архивы быел юбилеен билгеләп үтә. Аның оешуна 90 ел була. Архив районда 1930 елда оеша һәм башлангыч этапта милициянең Октябрь бүлегенә карый. Бары 30 елдан соң гына район башкарма комитетына күчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International