Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортны үстерү максатыннан кичә Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары арасында күңелле стартлар үтте.
Чара «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» проекты кысаларында оештырылды. Проектның координаторы Илфат Гыймадиев.
Спорт бәйрәменең тәп өлеше эстафеталардан торды. Командалар йөгерү, сикерү әм башка эстафеталарда үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр.
Ярышлар мавыктыргыч һәм файдалы узды. Спорт бәйрәмендә җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм бүләкләргә ия булдылар.