Кичә, 29 гыйнварда, Нурлат гимназиясе базасында волейбол буенча турнирның муниципаль этабы старт алды. Ярышларда 4 кызлар, 6 егетләр командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Урта Камышлы мәктәбе яулады. Егетләр арасында Урта Чаллы мәктәбе командасы җиңүче булды.