Нурлат районында чираттагы гражданнар җыеннары ТР экология һәм табигый ресурлар министры катнашында узды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Чулпан һәм Заречный авыл җирлекләренең хисап җыеннары район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашында узды.

Традиция буенча, җыеннарда авыл җирлекләре башлыкларының хисап докладлары тыңланды. Чулпан авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов һәм Заречный авыл җирлеге башлыгы Замир Низамеев  эшләнгән эшләр турында сөйләделәр, авыл халкын борчыган сораулары яңгыраттылар.

ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков үз чыгышында республикада эшләп килүче программалар, милли проектлар турында сөйләде. Алмаз Әхмәтшин хисабында 2019 елда районда һәм шәһәрдә башкарылган конкрет эшләр турында хәбәр иттте. Район башлыгы халыкны үзара салым, шәхси хуҗалыкларны үстерү  программаларында актив катнашырга чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International