Төзекләндерүдә грантлар булыша

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Салдакай авылында "Миннебаян әби коесы" җирле истәлекле урынга әйләнде. Аны узган ел республиканың төзелеш һәм ТКХ министрлыгы линиясе буенча откан грант исәбенә төзекләндерделәр.

Бу эштә  кое урнашкан Карл Маркс урамы халкы актив катнашты.  Хәлил һәм Тәлгать Йосыповлар, Ришат Миннәхмәтовка да аеруча рәхмәтле авыл халкы.

Якушкино авыл җирлегендә коеларны төзекләндерү быел да дәвам итәчәк. Эшләр "Танефть" гранты средстволарына башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International