Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл куелачак

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Татар театрына нигез салучы, танылган актер һәм режиссер, якташыбыз Габдулла Кариевка  туган ягында һәйкәл куелачак. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узган  һәйкәлнең проекты  хакында сөйләшү Иҗтимагый совет утырышының төп темасы булды. Биредә ике сорау каралды. Һәйкәлнең макетын раслау һәм  шәһәрдә аны урнаштыру урыны. Утырыш эшендә скульптор, Россия һәм Татарстанның  рәссәмнар Берлеге әгъзасы Александр Деревянников та катнашты.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Нурлатта Габдулла Кариевка һәйкәл ачу истәлекле вакыйга булачак.  Әлегә һәйкәл урнашачак урын билгеле түгел. Бу темага сөйләшүгә "Нурлат-информ" социаль челтәрендә һәм Нурлат муниципаль районының инстаграм - аккаутында  кушылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International