Җыенда Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты. Җирлек башлыгы Фәнил Гайнуллин ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Халык үзләрен борчыган сорауларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшинга да бирделәр. Җыен бүләкләүләр белән дәвам итте. Җирлектә озак еллар эшләүчеләрне һәм 40, 45, 50, 55 ел бергү яшәүче парларны котладылар.