Бүген, 28 гыйнварда, Нурлатта "Иң шәп әйдаман" республика конкурсының муниципаль туры узды. Конкурста 11 иң креатив, актив, иҗади отряд вожатыйлары катнашты. Конкурсантлар үзләренең оештыру сәләтләрен күрсәттеләр, төрле педагогик ситуацияләрне чишүдә стандарт булмаган фикерләрен тәкъдим иттеләр.
"Ел әйдаманы" кубогына һәм Гран-Прига шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе укучысы Салават Лотфуллин лаек булды. Ул район данын 7 февральдә Лаешта узачак зона турында яклаячак.