Бүген, 28 гыйнварда, "Светлячок" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгына багышланган муниципаль конкурс үтә. Конкурста 19 бала катнаша. Авыл балалар бакчасына йәрүче балаларның чыгышын видеоролик аша бәялиләр. Чараның максаты - балаларда сөйләм телен үстерү, рухи - патриотик хис тәрбияләү.