"Гармония" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 27 гыйнвар — Ленинградны немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне кысаларында берничә чара үткәрде.
Мисал өчен, "Патриот" программасы кысаларында сугышның истәлекле датасына багышланган дәрес узды. Белгечләр балаларга Ленинградны саклаучы совет солдатларының батырлыгы хакында сөйләделәр.
Шул ук көнне "Волонтер" үзәге волонтерлары Нурлатта яшәүче Минзәкия Гарифуллина янында булдылар, бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар. Минзәкия Сираҗевна ул еллар хакында күз яшьләре аша сөйләде.