Нурлат җылылык челтәрләре №1 һәм №3нче котельняларның 2466 метр озынлыктагы җылылык трассаларына капиталь ремент ясады.
Куммуналь предприятиенең эшен яхшыртуга юнәлдерелгән республика программасы нигезендә Нурлат җылылык челтәрләре 10 миллион сумга якын средство үзләштергән.
Ел дәвамында эшләнелгән эшләр хакында "Нурлат җылылык челтәрләре" АҖ управляющие Рамил Шарапов хезмәт коллективының 27 гыйнварда узган йомгаклау киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә эшендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да катнашты.
Нурлат җыллылык челтәрләре управляющие үз чыгышында хисап чорында башкарылган мөһим чараларга тукталды.