Бүген, 27 гыйнварда, Ленинград блокадасы өзелү көнен искә алу кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нәфыйгина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева Ленинград блокадасы ветераннарының хәлләрен белделәр.
Бүгенге көндә районда барлыгы өч Ленинград блокадасы ветераны яши. Кызганычка каршы, аларның барысын өйләрендә очратып булмады. Матур традиция буенча Игорь Ивелевка район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырдылар. Әңгәмә барышында ветеран аянычлы көннәрне искә төшерде.