Шул көннәрдә Якты Күл авылы мәдәният йортында Студентлар көненә багышланган чара үтте. Очрашуда төрле елларда вузлар тәмамлаган якташлар җыелды. Биредә авыл хуҗалыгы, педагоглар, җәмәгать туклануы, мәдәният өлкәсе чыгарылышлары җыелган иде.
Чарада катнашучылар театраль күренешләрдә һәм әдәби композицияләрне укуда актив катнаштылар.