Дөнья рекордсмены безнең арада яши

2020 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

      Үткән ел азагында нурлатлы Сабина Әхмәтова пауэрлифтинг буенча ике тапкыр дөнья рекордана иреште. Ярышлар Түбән Новгород өлкәсенең  Балахна шәһәрендә узды.

Сабина Самара шәһәреннән. Соңгы өч айда Нурлатта яши. Фитнес студиядә тренер булып эшли. Моннан 6 ел элек спортның бу төре буенча шөгыльләнә башлавын үзе дә аңлата алмый. 

- Башта спорт гимнастикасы белән мавыктым, аннан бокска күчтем. Әмма әти-әнием каршы булды. Соңырак тренажер залына йөрдем, аннан ярышларда катнаша башладым.                    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International