ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган Спартакиада оешма-предприятие, учрежденипеләр һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында узачак. Өлкән буын мондый массакүләм спорт чараларын яхшы хәтерлидер мөгаен. Әмма яшьрәкләр өчен бу яңалык. Ярышлар ничек узачак, анда кемнәр катнаша ала? Бу хакта район башкарма җитәкчесенең спорт һәм яшьләр эшләре буенча урынбасары Румия Фәтхетдинова белән сөйләштек.
- Февраль аеннан башлап оешма-предприятиеләрдә спортның 10, авыл җирлекләрендә 12 төре буенча узачак. Ярышлар график буенча спорт мәктәпләрендә, шәһәр Мәдәният сараенда, гимназия базасында һәм аэропорт территориясендә узачак.