Нурлат районы торак пунктларында авылларда яшәүче халыкны эчә торган су белән тәэмин итүче 85 чыганак бар. Район җитәкчелегенең планы - өч ел дәвамында артезиан скважиналарының техник торышын норматив хәлгә китерү.Район башлыгы бу уңайдан ярдәм сорап Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте.Чыганакларны проектлауга финанс средстволары бирелде. Проект оешмасы билгеле.