Шимбә Нурлатта спорт эстафетасы ритмында узды. Беренче тапкыр Россиядә "100 меңгә кадәр кеше булган шәһәр - район" категориясндә безнең районда туклану һүм сәламәтлекне саклау Институты галимнәре белән бергә "Сәламәтлек эстафетасы" проекты старт алды. Аңа барлык микрорайоннар халкы актив кушылды.
Фестиваль Нурлат районы халкының сәламәтлеген ныгыту буенча район программасын тормышка ашыру кысаларында беренче тапкыр узган мссакүләм чара булды.
Төп чаралар "Спорт" паркында узды. Аны тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов ачты.