Татарстан Республикасының крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы Ассоциацияләренең 20 нче юбилей съездында нурлат фермерлары Илназ Вилданов, Михаил Кириллов, Иркәнур Ганиева һәм "Восток" СПССКсы рәисе Марсель Сабиров катнаштылар.
Съездда 2017-2019 елларга йомгак ясадылар, алга таба үсеш мәсьәләләре, эффектлылыкны һәм ТР агросәнәгать комлексынының керем чыганакларын арттыру турында сөйләштеләр.
Съезд бүләкләү белән дәвам итте. Бүләк алучылар арасында Биккол авылыннан КФХ башлыгы Илназ Вилданов та бар иде. Татарстан Республикасы крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциацияләре рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.