Нурлат районы Сәләнгеш авылында балалар өчен кошлар турында тематик очрашу узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

  "Гармония" КЦСОНның социаль эш буенча белгечләре Сәләнгеш авылында социаль хезмәт күрсәтүдә булган балалар белән иҗади дәрес үткәрделәр.

Чараның максаты - кошларның кеше тормышындагы роле, тирә-юнь белән мөнәсәбәте турында балаларга җиткерү иде.

Башта балалар кыш фасылының кошларга начар йогынты ясавы турында мәгълүмат тыңладылар, аннан кәгазьдән песнәклзр ясадылар. Аннан балалар бергәләшеп урамда кошларга җимлекләр элделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International