Район авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә. Кичә район башкарма комитеты җитәкчәсе Линар Маняпов җитәкчелегендә Колбай Мораса һәм Әмзә авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды.
Әлеге авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр үзләренең сорауларын тәрле службалар җитәкчеләренә юллый алдылар. Линар Нурисламович халыкны районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды.
Голназ Сафина һәм Алмаз Насыбуллин эшләнгән эшләргә хисап тоттылар. Колбай Морасада җыен күңелле нотада тәмамланды. Линар Нурисламович җирлек Советы депутаты Идрис Хөснетдиновны туган көне белән котлап, бүләк тапшырды.