Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Совет утырышының видеоконференция режимында узган киңәшмәсендә нурлатлылар да катнашты.
Очрашуны Татарстан Премьер - министры Алексей Песошин үткәрде. Татастанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстанда дәүләт телләренең үтәлеше хакында бәян итте. 2019 елда кабул ителгән республика башкарма хакимияте органнарының барлык норматив документлары ике телдә басытырылган.Сөйләшүдә транспорт һәм юл инфраструктурасы объектларын ике телдәге мәгълүматлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелде.
Урында сөйләшүне район башлыгы Алмаз Әхмәтшин дәвам итте. Ул һәр мәсьәләгә тукталып тиешле киңәшләрен бирде.