"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең "Игелекле йөрәк" акциясе яшь буында миһербанлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Партия проекты кысаларында оештырылган чираттагы "Ветеранга адреслы ярдәм" акциясе "Форпост", "Яшь гвардия" оешмаларын, укучыларны берләштерде. Шул көннәрдә алар Бөек Ватан сугышы ветераны Мохтар Сафин янында булдылар. Ветеранны якынлашып килүче Җиңүнең 75 еллык бәйрәме белән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.
-Әлеге гаиләгә 9 еллап киләбез инде, - ди 9нчы мәктәпнең "СМС - балалар" проектыкураторы Евдокия Спасова. - Язын һәм көзен йорт яны участогында булышабыз, кышын өй эшләрендә булышабыз.
Укучылар өй эшләре белән мәшгуль булган арада Мохтар Гатиновичның тормыш иптәше чәй әзерләде. Сөйләшү чәй табына артында дәвам итте.