Нурлат районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Кичә чираттагы җыеннар Биляр - Озеро һәм Гәйтән авыл җирлекләрендә узды.Биляр - Озеро авылында узган җыенда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Биляр - Озеро авыл җирлеге составына ике торак пункт керә. Авылдашлар бу юлы Биляр - Озеро Мәдәният йортында узган җыенда актив катнаштылар.

Гәйтәндә очрашу район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов катнашында узды. Авыл җирлеге башлыгы хисабыннан соң, авыл халкы  йортларына газ керүдә ярдәм итүләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International